+1 °С
Болытлы
Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары Башкортстанның Әмин һәм Подлубово авылларында ачылган. Бу “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган. Яңалыкны Караидел районы администрациясе хәбәр итә. Элекке биналар агачтан һәм бернинди коммуникацияләрсез булган. Хәзер анда медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлары булган заманча фельдшер-акушерлык пунктлары эшләячәк. Алар Әмин, Подлубово һәм Базилевский авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Аыл халкы бу объектлар өчен бик рәхмәтле.