Барлык яңалыклар

Милли бизәк тылсымы

Нефтекама тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Милли бизәк тылсымы” дип аталган күчмә күргәзмә ачылды.

Милли бизәк тылсымы
Милли бизәк тылсымы

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Нефтекама тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Милли бизәк тылсымы” дип аталган күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы үтте. Аны кырыклап кеше карады. Тамашачылар арасында балалар, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, рәссамнар өстенлек итте. Күргәзмә Русия халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлап оештырылды. Экспозициядә Олеся Сибәгатова, Гөлнара Хисамова, Гөлнара Гайсина һәм аларның укучыларының эшләре урын алган.

Әлеге чараны Агыйдел шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбе” педагогы Олеся Сибәгатова оештырган. Тантанада яңгыраган чыгышында ул милли костюмнар тарихы, алардагы бизәкләрнең символик эчтәлеге турында сөйләде. Элгәре халыкта һәр эшкә аерым киемнәр булган икән.

Тантана ахырында оештыручылар тамашачыларның сорауларына җавап бирде, күмәк фотога төште.

Чыганак: Нефтекама шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/237920

Милли бизәк тылсымы
Милли бизәк тылсымы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: