Барлык яңалыклар

Гөлек халкы нигә сөенә?

Элек анда беркайчан да ФАПлар булмаган.

Гөлек халкы нигә сөенә?
Гөлек халкы нигә сөенә?

Башкортстанның Дүртөйле районы Гөлек авылында фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Элек анда беркайчан да ФАПлар булмаган. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

150 кеше яши торган бу авылда ФАП барлыкка килү “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Медицина ярдәме алу өчен һәркем күрше авылга барып җитә алмый. Модульле ФАП барлык стандартларга һәм санитар нормаларга туры китерелеп, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандус белән тулысынча тәэмин ителгән.

– Без районны төзекләндерүне,  социаль мөһим объектлар төзүне дәвам итәбез. Яңа ФАП бинасы барлык заманча стандартларга җавап бирә, Хәзер Гөлек халкы уңайлы шартларда медицина ярдәме ала алачак, – дип билгеләде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
Башкортстанның Дүртөйле районында быел  Гөлек, Түбән Әлки һәм Ярмидә өч фельдшер-акушерлык пункты  ачу планлаштырыла. 2022 елда Башкортстанда барлыгы 44 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: