Барлык яңалыклар

Калмашбашта яңа китаплар

Чакмагыш районының Калмашбаш авылы китапханәсенә яңа китаплар һәм уен әсбаплары кайтартылган.

Калмашбашта яңа китаплар
Калмашбашта яңа китаплар

Чакмагыш районының Калмашбаш авылы китапханәсе фонды 2022 елда яңа нәфис әдәбият белән тулыландырылган. Бу "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган. Әлеге яңалыкны район хакимияте хәбәр итә. Балалар өчен әдәбияттан тыш, китапханәгә өстәл уеннары: шашка, лото, уен-твистер, пазллар һәм канцелярия товарлары сатып алынган, алар балалар өчен төрле чаралар уздырганда кулланылачак. Китапханәдә яңа матур китаплар белән танышырга, уеннар уйнарга,  укудан буш вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин. Яңа китаплар исә укучыларга белем алуда һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә ярдәм итәчәк. 

Калмашбашта яңа китаплар
Калмашбашта яңа китаплар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: