Барлык яңалыклар

Балачак чиген узып…

Бәләбәй шәһәрендә полициянең балигъ булмаганнар исәбендә торучы балалар өчен “Балачак чиге артында” дип аталган спектакль күрсәтелде.

Балачак чиген узып…
Балачак чиген узып…

24 мартта Бәләбәй шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар исәбендә торучы 125 яшүсмер өчен Валентина ПАШИНАның “Балачак чиге артында” әсәре буенча куелган спектакль күрсәтелде. Әлеге чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Пушкин картасы” федераль программасы буенча оештырылды.

Спектакльдә бүгенге көн өчен бик актуаль булган балалар сукбайлыгы проблемасы күтәрелде. Әсәрнең төп геройлары – язмыш кушуы аркасында тормыш төбенә төшкән “урам балалары”. Ләкин тормышка мәхәббәт, бер-береңне кайгырту һәм сабырлык хисе аларны җәмгыятькә, кешеләр арасына, зур тормышка кайтара. Пьесада “Матурлык дөньяны коткарыр” дигән гуманистик идея тантана итә. Аны тамаша кылган авыр холыклы балалар спектакль геройларында үзләрен, үз язмышларын күрделәр, тормыш төбеннән дә чыгу юллары барлыгына инандылар.

Чыганак: Башкортстанның Бәләбәй районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/237534

Балачак чиген узып…
Балачак чиген узып…
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: