Барлык яңалыклар

Сәламәтлек эчкән суга бәйле

Башкортстанда 32 су белән тәэмин итү объекты төзеләчәк.

Сәламәтлек эчкән суга бәйле
Сәламәтлек эчкән суга бәйле

“Чиста су” гомумдәүләт  проекты ярдәмендә Башкортстанда 32 су белән тәэмин итү объекты төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан  Хөкүмәте  киңәшмәсендә  республиканың төзелеш, архитектура һәм   торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Моннан тыш, Башкортстанда 2018-2024 елларга исәпләнгән заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча тагын бер программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру чорында каралган акчаларның  күләме 100 миллиард сумнан артып китә. Аларның яртысы, яки 51,1 миллиарды республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүгә һәм реформалауга бирелә.

– Гомумән алганда, торак-коммуналь комплексны модернизацияләү буенча шактый эш башкарылды, әмма бүген безнең алда тагын да зуррак бурычлар тора.

“Чиста су” проекты кысаларында безгә 2024 елга кадәр 32 су белән тәэмин итү объекты төзергә, коммуналь инфраструктураның тузу дәрәҗәсен 52,2 процентка кадәр киметергә, сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителгән халыкның өлешен 92 процентка кадәр арттырырга кирәк, – дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

“Чиста су” гомумдәүләт  проекты Русия Президенты Владимир Путинкушуы буенча тормышка ашырыла.

Дәүләт программасын тормышка ашыру чорында 102 лифт алмаштырылган, 4 867 күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән, 28 су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объекты, 26 җылылык белән тәэмин итү объекты төзелгән һәм реконструкцияләнгән, торак пунктларында 17 мең километрдан артык яктырту системасы модернизацияләнгән. Болар хакында республиканың  Торак-коммуналь хуҗалык  министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте.

 

Фото: vodavsochi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: