Барлык яңалыклар

Ковидтан соң тикшерелү кирәкме?

Әлбәттә, ковидтан соң тикшерелеп алганда яхшы инде ул. Аскын районында сүздән эшкә күчкәннәр. 

Ковидтан соң тикшерелү кирәкме?
Ковидтан соң тикшерелү кирәкме?

Аскын үзәк район хастаханәсендә яңа программа --  коронавирус белән авырган гражданнар өчен диспансеризация программасы эшли башлады. Бу эш "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә куела, дип хәбәр итә Аскын районы хакимияте. Диспансерлаштыру яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгәннән соң ике ай үткәч уздырыла. Беренче этапка канда кислород дәрәҗәсен үлчәү, спирометрия, күкрәк читлеге органнарының рентгены, канның гомуми клиник һәм биохимик анализы кебек күрсәткечләр кертелгән. Аннан соң пациент диспансеризациянең икенче этабын үткәрүгә ихтыяҗ бармы-юкмы билгели торган табиб-терапевтка җибәрелә. Кирәк булганда, табиблар эхокардиография, үпкәләргә компьютер томографиясе ясый, кан тамырларын тикшерә.

Ковидтан соң тикшерелү кирәкме?
Ковидтан соң тикшерелү кирәкме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: