Барлык яңалыклар

Урманнарга янгын янамас

Уфа урман хуҗалыгы техникумында 24 кеше “Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе” белгечлеге буенча квалификацияләрен күтәрде.

Урманнарга янгын янамас
Урманнарга янгын янамас

2022 елның 9 мартыннан 18 мартына кадәр Уфа урман хуҗалыгы техникумында “Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе” белгечлеге буенча укулар үткәрелде. Кыска вакытлы курсларны тәмамлаучылар арасында Әбҗәлил, Бәләбәй, Гафури, Иглин, Нуриман, Макар, Туймазы, Уфа урман хуҗалыкларыннан белгечләр бар.

Лекторлар сыйфатында югарыда аталган техникум укытучылары, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман янгыннарын сүндерү үзәге белгечләре чыгыш ясады.

Курсларда алган белемнәр һәм күнекмәләр урман янгыннарын сүндерү эшендә кулланылачак. Әлеге укулар “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль программасы буенча оештырылды.

Чыганак: Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/235650

Урманнарга янгын янамас
Урманнарга янгын янамас
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: