Барлык яңалыклар

Шахматка өйрәтү тергезелә

Башкортстанда шахматка  өйрәтү буенча педагоглар әзерләнәчәк.

Шахматка өйрәтү тергезелә
Шахматка өйрәтү тергезелә

Башкортстанда балаларны шахматка өйрәтергә теләгән мәктәп педагоглары өчен курслар ачылды. Хәзерге вакытта  Мәгарифне үстерү институтының бу уңайдан ачылган махсус  курсларында республиканың 11 районы укытучылары шахмат буенча дәресләр методикасын өйрәнәләр. Мәктәп укытучыларын әзерләү белән “Толпар” шахмат клубы белгечләре  шөгыльләнә. Алар соңгы чорда  коронавирус пандемиясе аркасында курсларны туктатып торганнар иде.

Биш көнлек курслар тәмамланганнан соң, барлык педагогларга да махсус  сертификат, методик әдәбият, шулай ук шахмат компьютер программалары бирелә.

Гомумән алганда, республикада мондый курсларда 250гә якын кеше белем алды.

“Заманча мәктәп” дип аталган гомумдәүләт программасына ярашлы укыту үзәкләре төзелә башлаган иде. Узган елны 207 үзәк ачылса, быел 216 үзәк эшли башларга тиеш. Шахматка өйрәтү шул үзәкләр аша да башкарыла.

“Заманча мәктәп” дип аталган гомумдәүләт программасы исә Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: живуспортом.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: