Барлык яңалыклар

Дүртөйле “Барс”лары “Язгы кубок” яулады!

Дүртөйле шәһәренең “Барс” мини-футбол командасы республика турнирында җиңүгә иреште.

Дүртөйле “Барс”лары “Язгы кубок” яулады!
Дүртөйле “Барс”лары “Язгы кубок” яулады!

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә узган бәйгедә барлыгы 12 команда катнашты. Алар арасында Дүртөйле шәһәренең “Барс” такымы да бар иде. Ул бәйгенең төркем этабында җиңеп чыгып, югары (алтын) лигага кергән иде. Бу исә аңа “Девон” балалар футболы үзәгенең “Язгы кубогына” ярышларда катнашу хокукын бирде. Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән көндәшләрен җиңеп, Дүртөйле “Барс”лары кубокка ия булды. Ярышларда алар үзләренең тизлеген, җитезлеген, максатчанлыгын күрсәттеләр. Турнир Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы”федераль программасы кысаларында оештырылды.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/234247

Дүртөйле “Барс”лары “Язгы кубок” яулады!
Дүртөйле “Барс”лары “Язгы кубок” яулады!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: