Барлык яңалыклар

Яшьләр өчен туризм

Башкортстанда укучылар өчен туризм булдырылачак.

Яшьләр өчен туризм
Яшьләр өчен туризм

Быел “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” дип аталган гомумдәүләт   проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә мәктәп укучылары өчен җәйге ялның пилот проектын эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул 5-9нчы сыйныфларга тәгаенләнгән. Әлеге проект 11 меңгә якын укучыга кагыла. Бу хакта республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин хәбәр итте.

–  Без Русиянең 18 пилот төбәге арасында мәктәп туризмы проектында катнашабыз. Милли проект кысаларында федераль бюджеттан 55 миллион сум акча бүленә. Моннан тыш, республика бюджетыннан да финанслау каралган. Без мәктәп укучылары өчен республикада сыйфатлы турпродукт булдырырга телибез. Быел анда якынча 11 мең бала  катнашыр планлаштырабыз. Төп агым җәйге каникуллар чорында башланыр дип көтәбез, – дип билгеләп үтте Ринат Фаткуллин һәм әлеге вакытта туристлык маршруты эшләнүен дә әйтте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русия хөкүмәте укучыларга кыска туристик сәфәрләрдә туган як тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк программага 500 миллион сумга якын акча бүлеп бирә. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт  проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: