Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә торак төзелеше үсешә

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр һәм ятим балалар өчен шатлыклы хәбәр.

Бәләбәйдә торак төзелеше үсешә
Бәләбәйдә торак төзелеше үсешә

Агымдагы елның октябрендә Бәләбәй шәһәрендә Травницкий урамында күпфатирлы йортны файдалануга кертү планлаштырыла. Бу эш "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарыла. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев әйтүенчә: «Яңа йортта   авария хәлендәге 6 йорттан – 77 кешегә 27 фатир  һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү максатларында ятим балаларга 7 фатир сатып алырга планлаштырабыз.  Тиешле муниципаль контрактлар төзелгән".

Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 75% чамасы. 2022 ел башына Приютово бистәсендә авария хәлендәге тораклардан гомумдәүләт проекты буенча 11 авария хәлендәге йорт халкы күчерелгән.

Бәләбәйдә торак төзелеше үсешә
Бәләбәйдә торак төзелеше үсешә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: