Барлык яңалыклар

Стәрлебаштан профессиональ футболчылар чыгармы?

Чыгарга тиеш! Инде бер ел биредә “Атлантис” Стәрлетамак балалар футбол клубының филиалы эшли.

Стәрлебаштан профессиональ футболчылар чыгармы?
Стәрлебаштан профессиональ футболчылар чыгармы?

Узган елның сентябрь аенда Стәрлебаш авылында “Атлантис” Стәрлетамак балалар футбол клубының филиалы ачылды. Бүген биредә 81 кечкенә футболчы тәрбияләнә. Алар атнасына өч тапкыр Стәрлебашның 2 нче мәктәбендәге спорт залына килеп, яраткан уен төре белән шөгыльләнәләр. Клубка нигез салып, бүген аның баш тренеры булган Александр Нечаев җитәкчелегендә алар өчкә – башлангыч, урта һәм өлкән төркемнәргә бүленеп, футбол серләрен үзләштерәләр. Стәрлебаш футболчылары Уфа һәм Салават шәһәрләрендә узган күчмә турнирларда да катнашып өлгергән инде. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, алар смартфон-айфоннар артында утыруга караганда, хәрәкәтле уеннарга өстенлек бирәләр. Дәрестән тыш вакытлары да бушка узмый – сәламәтлекләрен ныгыталар.

Остазлары Александр Нечаев сөйләвенчә, “Атлантис” клубы 2018 елда Стәрлетамак шәһәрендә оешкан. Бүген аның төрле районнарда тугыз филиалы бар. Шуларның бишесе – Стәрлетамак шәһәрендә, калганнары Олы Куганак, Рощинский, Стәрлебаш һәм Федоровка районнарында урнашкан. Балаларны профессиональ футболчылар тәрбияли. Әлеге эш “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы”федераль программасы буенча алып барыла.

Димәк, тиздән республика башкаласындагы “Уфа” футбол клубы яңа көчләр белән тулыланыр дигән өмет бар. Юкса, соңгы вакытта ул спорт сөючеләрне бер дә шатландырмый...

Чыганак: Башкортстанның Стәрлебаш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/233526

Стәрлебаштан профессиональ футболчылар чыгармы?
Стәрлебаштан профессиональ футболчылар чыгармы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: