Барлык яңалыклар

Караиделдәге ак эш

Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Караиделдәге ак эш
Караиделдәге ак эш

Башкортстанның Караидел районы Иске Иткүчте авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге пункт Русия Президенты кушуы буенча  эшләгән “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ачылган. Хәбәр итүебезчә, бу проектның төп юнәлешләреннән берсе – беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү. Бинада медиклар эше һәм пациентларны кабул итү максималь уңайлы шартларда алып барылсын өчен барысы да каралган. Яңа ФАП ике авылда – Иске  Иткүчте һәм Иткулда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Башкортстанның Караидел районы өчен бу инде исәбе буенча җиденче яңа фельдшер-акушерлык пункты.

Быел Башкортстанда 56 яңа медицина учреждениесе төзеләчәк. Шуларның 44е – фельдшер-акушерлык пунктлары.

 

Фото: “Bashiform.ru”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: