-4 °С
Болытлы
Быел Башкортстан Республикасының Калтасы авылында яр буен төзекләндерү эшләре башкарылачак. Төзелеш “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башланачак.
Узган ел тавыш бирү барышында Калтасы районы халкы шушы объектны сайлап алган. Анда 1,8 меңнән артык кеше катнашкан. Быел яр буен төзекләндерүнең беренче этабына керешәләр.
Былтыр исә гомумдәүләт проекты буенча Калтасы район мәдәният йорты янында ял паркы төзекләндерелгән иде. Анда балалар мәйданчыгы яңартылды.