Барлык яңалыклар

90 яшьтә дә – чаңгыда!

Караидел районында яшәүче Василий КАЛИТОВИЧ «Лыжня России – 2022» бәйгесен ачып җибәрде.

90 яшьтә дә – чаңгыда!
90 яшьтә дә – чаңгыда!

Караидел районында Караидел район үзәгенең сабан туе мәйданы шау-гөр килә иде. Актив ял яратучылар, яшенә-картына карамыйча, «Лыжня России – 2022» чаңгы фестиваленә җыелды. Бәйге «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында оештырылды. Бәйге 18 дән 90 яшькә кадәрге һәммәсен дә берләштерде. Ярышны Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин белән бәйгечеләр арасында иң өлкәне булган Василий Калитович ачты.

Бәйгедә 560тан артык кеше катнашты. Иң өлгерләр кубок һәм грамоталарга лаек булды. Башкортстанның Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы Егор Тарасевич “Лукойл-Уралнефтепродукт” җәмгыяте исеменнән район авылларына ихтыяҗлары өчен 10 комплект чаңгы тапшырды. Ярыштан соң бәйгечеләр өчен мул өстәл оештырылды, мәйданда җыр-биюләр гөрләп торды.

Чыганак: Башкортстанның Караидел районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/231618

 

90 яшьтә дә – чаңгыда!
90 яшьтә дә – чаңгыда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: