Барлык яңалыклар

Туристлар Башкортстан белән кызыксына

Санкцияләр шартларында Башкортстанда туризм агымы бер ел эчендә 4 миллион кешегә җитәргә мөмкин.

Туристлар Башкортстан белән кызыксына
Туристлар Башкортстан белән кызыксына

Быел Башкортстанга туристлар агымы санкцияләр шартларында 4 миллион кешегә кадәр артырга мөмкин, бу 2021 ел күрсәткеченнән якынча 15 процентка күбрәк. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ренат Фаткуллин “Интурмаркет-2022” халыкара туристик күргәзмәсендә белдерде. Аның фикеренчә, “санкцияләргә бәйле рәвештә, республикага карата кызыксыну артуы көтелә”.

Башкортстанның дәүләт туризм комитеты башлыгы хәбәр иткәнчә, май бәйрәмнәре башлану белән республикада экологик туризм башланачак, шул исәптән төп елгалар буенча да. Әмма, гадәттәгечә, ял итүчеләр саны август аена артачак.

Моннан тыш, быел Башкортстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”  буенча мәктәп туризмы буенча пилот проектында катнаша. Проект республикада бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өчен бер көнлек турлар үткәрүгә юнәлтелгән.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”  Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында тормышка ашырыла.

 

Фото: dnpmag.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: