Барлык яңалыклар

Бөредә яңа УЗИ аппараты

Җиһаз заманча һәм бик көчле.

Бөредә яңа УЗИ аппараты
Бөредә яңа УЗИ аппараты

Бөре хастаханәсенә "MyLab X7" яңа ультратавыш аппараты кайтартылган. Җиһаз "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча бүлеп бирелгән акчага сатып алынган, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы. Аппарат брахиоцефаль тамырларны тикшерү, транскраниаль тикшеренүләр башкару, югары класслы трансторакаль эхокардиография мөмкинлеге булган югары класслы ультратавышлы тикшеренүләр өчен кулланыла.  IPS технологиясе белән яктырткыч диодлы монитор ярдәмендә элек күрергә мөмкин булмаган детальләрне күзәтергә мөмкин, ә иң яңа гемодинамик тикшерү төгәлрәк һәм ышанычлырак анализ үткәрергә мөмкинлек бирә.

 

Бөредә яңа УЗИ аппараты
Бөредә яңа УЗИ аппараты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: