Барлык яңалыклар

Уфада дәваханәләргә илтүче юллар ялтырап торачак!

Уфада  дәваханәгә илтүче юлларның ялтырап тору сәбәбе авыруларның күп булып, алар чабуыннан такыраюда түгел.

Уфада  дәваханәләргә илтүче  юллар ялтырап торачак!
Уфада дәваханәләргә илтүче юллар ялтырап торачак!

Уфада  дәваханәгә илтүче юлларның ялтырап тору сәбәбе авыруларның күп булып, алар чабуыннан такыраюда түгел. Төп сәбәп –  “имин һәм сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә. Уфаның биш медицина учреждениесенә алып баручы юлларның төзекләндереләчәге хакында республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төзекләндерелә торган юл участокларының гомуми озынлыгы дүрт километрга якын.

– Төзекләндерүчеләрнең бурычы – уңайлы, хәвефсез, ә иң мөһиме, медицина учреждениеләренә тиз килү өчен юлларны яхшырту. Чөнки еш кына ярдәм күрсәтү тизлегенә кеше гомере бәйле, – дип белдерде бу уңайдан Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков.

Башкортстан Транспорт министрлыгында ассызыклауларынча, узган ел Уфада БГМУ клиникасы янындагы Парковая урамында юл участогы төзекләндерелгән, аның гомуми мәйданы 6000 квадрат метр тәшкил итә.

Быел төзекләндереләчәк юллар арасында 1нче Республика наркология диспансерына алып баручы Суворов, шулай ук спорт медицинасы реабилитация үзәгенә, 3нче поликлиникага алып баручы Кемеровский һәм башка  урамнар бар.

Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары кысасында алып барыла.

 

Башкортстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: