Барлык яңалыклар

Аскында бер бәхетле гаиләгә артты!

Быел октябрь аенда Гыйльмияровларның гаилә коруына 8 ел тула. Гаиләдә җиде һәм дүрт яшьлек ике малай  һәм өйнең яме – әлегә бер яшь тә дүрт ай тулып киткән кызлары үсә.

Аскында бер бәхетле гаиләгә артты!
Аскында бер бәхетле гаиләгә артты!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Нурания һәм Илнар ГЫЙЛЬМИЯРОВлар гаиләсе көтеп алынган бүләк –йорт төзү өчен дәүләттән финанс ярдәме алу мөмкинлеген бирә торган торлак сертификатын алды.

Яшьләр район үзәге – Аскын авылында гомер итә. Торлак шартларын яхшырту өчен чиратка алар 2017 елда ук баскан булганнар. Дәүләттән ярдәм килүенә артык өмет итмичә, өй төзү эшенә үзләре үк тотынганнар: нигез салып, бура күтәргәннәр, булачак йортның түбәсен япканнар.

Быел октябрь аенда Гыйльмияровларның гаилә коруына 8 ел тула. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар күпбалалы гаиләгә әверелгәннәр: җиде һәм дүрт яшьлек ике малай  һәм өйнең яме – әлегә бер яшь тә дүрт ай тулып киткән кызлары үсә. Гаилә башлыгы Илнар – водитель, ә йорт учагын саклаучы Нурания әлегә декрет ялында, аңа кадәр педагог-психолог булып эшләгән.

Яшь гаиләгә сертификатны Аскын районы хакимияте башлыгы Динис ЙОСЫПОВ үзе тапшырды. Әлеге ярдәмгә алар “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Башкортстан Республикасы авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” төбәк программасы кысаларында лаек булганнар. Гыйльмияровлар сертификат буенча алынасы акчаларны төзелеш эшләрен тәмамлау өчен тотарга ниятлиләр. Аларга уңышлар телибез!

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/229606

Аскында бер бәхетле гаиләгә артты!
Аскында бер бәхетле гаиләгә артты!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: