Барлык яңалыклар

Тәгәрмәчле мәдәният йорты

Кырмыскалы районы авыллары мәдәниятсез калмас.

Тәгәрмәчле мәдәният йорты
Тәгәрмәчле мәдәният йорты

 Башкортостанның Кырмыскалы районында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча тәгәрмәчле мәдәният йорты барлыкка килгән. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә. Күпфункцияле мәдәни үзәк ярдәмендә ел башыннан  411 кеше катнашкан 19 чара оештырганнар да инде. Районда яшәүче милләтләрнең төрлелеген исәпкә алып, автоклуб сәхнәсендә  татар, башкорт, чуваш, мордва җырларын, бию һәм театраль постановкаларны үз эченә алган концертлар оештырылган. Үзәкнең җитәкчесе  Дәрия Сираева әйтүенчә, күчмә Мәдәният йортын һәр авылда көтеп алалар. 

Тәгәрмәчле мәдәният йорты
Тәгәрмәчле мәдәният йорты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: