Барлык яңалыклар

Себерке белән... – хоккей!

Мәскәүдә хатын-кызлар арасында себерке белән хоккей ярышлары үтте. Юк-юк, бәйге Русия башкаласында түгел, ә Дүртөйле районының Мәскәү авылында узды.

Себерке белән... – хоккей!
Себерке белән... – хоккей!

8  Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Башкортстанның Дүртөйле районы Мәскәү авылында хоккей буенча ярышлар узды. Аларда бары тик хатын-кызлар катнашты. Алар гадәти спорт кәшәкәләре һәм шайбалар белән түгел, ә, себерке белән коралланып, боз өстеннән туп куып йөрделәр. Бәйрәм “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты һәм “Аек авыл” республика конкурсында катнашуга әзерлек кысаларында узды.

Уеннарны күзәтү бик кызык иде. Җанатарлар үзләренең такымнары өчен актив “авырдылар”, аларга көч биреп тордылар.

Гүзәл затлар хоккей уйнап кына калмады, утын кисүдә дә, аркан тартышуда да көч сынашты.

Хоккей ярышлары Лилия Сафарова, Резеда Сәрварова, Фәрзәнә Галимханова, Зәнфәрия Мунасипова, Илмира Яхина һәм капитан Рәйсә Хәйдәрова составындагы Мәскәү авыл советы командасының җиңүе белән тәмамланды. Районара бәйгедә икенче урынны – Кушнаренко районының Горький, өченче урынны – Дүртөйле төбәгенең Таймурза авыл советларының командалары яулады.

Мондый хатын-кызлары булганда, Мәскәү ир-атларына эш тә калмый инде. Диванда түшәмгә төкереп тик ят!

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/229148

Себерке белән... – хоккей!
Себерке белән... – хоккей!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: