Барлык яңалыклар

Хастаханә зурая

Уфада Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен төзү эше яртылаш тәмамланды.

Хастаханә зурая
Хастаханә зурая

Уфада Куватов исемендәге республика хастаханәсенең яңа корпусын төзү 50 процентка төгәлләнгән. Бу хакта республика  Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада иң зур хастаханәләрнең берсе булган яңа поликлиниканы төзү 2019 елда башланган. Объектны 2023 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

“Төзелешне вакытында тәмамлау өчен эшчеләр тәүлеккә 12шәр сәгать эшли. Түбә ябу буенча эшләр тәмамланып килә. Бер үк вакытта инженерлык коммуникацияләре сузыла”, – дип белдерә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа поликлиникада кабул итү дә, диагностика да бер бинада алып барылачак. Булачак поликлиниканың мәйданы  17,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Бу хәзерге вакытта эшләүче поликлиниканың мәйданыннан берничә тапкыр зуррак.

Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: