0 °С
Болытлы
Мишкә районы үзәк хастаханәсенә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча яңа маммограф киләчәк. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр итә. Яңа маммографта Мишкә районында яшәүче хатын-кызлар тикшерелә алачак. Хәзергә әлеге тикшерү төрен үтү өчен аларга Бөре шәһәренә йөрергә кирәк. Санлы маммограф төрле патологияләрне, шул исәптән яман шеш авыруларын ачыклау максатыннан файдаланыла. Заманча җиһаз сурәтләрне эшкәртүне шактый җиңеләйтәчәк, тикшерүләрнең сыйфатын тизләтәчәк. Әлеге вакытта аппарат урнаштырылачак кабинетта ремонт ясала.