Барлык яңалыклар

8 Мартка – яшьләргә бүләк!

Башкортстанның Кырмыскалы районында 6 яшь гаилә торлак сертификатларына ия булды.

8 Мартка – яшьләргә бүләк!
8 Мартка – яшьләргә бүләк!

Алар һәммәсе дә 2012 елда “Яшь гаиләләрне торлак белән тәэмин итү” дәүләт программасына кергән булганнар. Хәзер әлеге программа “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына кертелеп, “Гражданнарны торлак белән тәэмин итүдә һәм торлак-коммуналь хезмәтләр түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү” дип атала. Аның ярдәмендә Кырмыскалы районында 6 яшь гаилә торлак сертификатларына ия булды. Һәр сертификатның суммасы – 1 миллион сумнан артыграк. Бу акчаны ипотека буенча бурычны каплауга, яңа фатир алуга һәм яңа йорт төзүгә тотарга мөмкин.

Илтуган авылыннан Мөлековлар, Югары Төкәннән –  Санъяровлар, Олыкүлдән – Федоровлар, Кырмыскалыдан – Вәлишиннар һәм Кәбировлар – күпбалалы гаиләләр, аларның һәркайсында өчешәр сабый үсә. Прибельский авылында яшәүче Якшымбәтовлар гаиләсе исә ике балалы. Федераль программа, беренче чиратта, күпбалалы гаиләләргә торлак алуда ярдәм итәргә тиеш булса да, аның бюджетының күпмедер өлеше ике яки бер балалы гаиләләргә дә бүленә.

Бүгенге катлаулы чорда фатир сатып алу, яки үз йортыңны төзергә керешү – бик җаваплы гамәл. Олыкүл авылында яшәүче Динара һәм Анатолий Федоровлар белдерүенчә, алар сертификат акчаларын йортларын төзеп бетерү өчен тотачаклар. Яшь гаиләләргә илдә һәм күңелләрендә тынычлык булуын телибез.

Чыганак: Башкортстанның Кырмыскалы районы хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/227448

8 Мартка – яшьләргә бүләк!
8 Мартка – яшьләргә бүләк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: