Башкортстанның икенче башкаласы булган Стәрлетамакта гомумдәүләт проекты буенча 11 километр шәһәр юлларын төзекләндерәләр.
Төзекләндерү барлыгы 15 урында планлаштырылган.
Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектына узган ел 6 миллиард сум бүленгән иде. Шуның 1,7 миллиарды федераль казнадан. Бу акчага барлыгы 300 километр юл төзекләндерелде.
Башкортстанда барлык автомобиль юлларының озынлыгы 47,5 мең км тәшкил итә, шуларның 800 километр чамасы – федераль әһәмияткә ия. Республика юллары Идел буе федераль округында иң озыннары булып тора, ул аның бөтен юл челтәренең 13%ын тәшкил итә. Гомумән, республикадагы юллар озынлыгы Русия буенча Алтай краеннан кала икенче урында тора.
Фото: news.myseldon.com