Барлык яңалыклар

ФАПлар Интернетка тоташып бетәчәк

Башкортстанда агымдагы елда барлык фельдшер-акушерлык пунктлары Интернетка тоташып бетәчәк.

ФАПлар Интернетка тоташып бетәчәк
ФАПлар Интернетка тоташып бетәчәк

Бу эш  "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә  Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Бүгенге көндә Интернет челтәренә 1 802 фельдшер-акушерлык пункты тоташтырылган, ягъни барлык пунктларның 90%тан артыграгы. Быел бу процесс тәмамланырга тиеш. Республикада, нигездә, авыл халкы өстенлек итә, һәм телемедицина ерак территорияләрдә яшәүчеләргә файдалы булачак. Аерым алганда, авырулар өчен профильле белгечләрнең  онлайн-консультацияләренә мөмкинлек ачыла. 

 

ФАПлар Интернетка тоташып бетәчәк
ФАПлар Интернетка тоташып бетәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: