Барлык яңалыклар

Башкортстан маҗаралар төбәге

Башкортстан халкын “Русия: 85 Маҗара” проектында катнашырга чакыралар.

Башкортстан маҗаралар төбәге
Башкортстан маҗаралар төбәге

Русиядә “Русия: 85 Маҗара” дигән проект игълан ителде. “Русия: 85 Маҗара” проекты илнең барлык 85 регионның һәркайсында кичерергә мөмкин булган иң яхшы маҗаралар коллекциясе. Бу масштаблы акция “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. “Русия: 85 Маҗара” проектының рәсми сайтында карта урнаштырылган, анда хәзер үк һәр төбәктә кызыклы урыннар табарга мөмкин. Мәсәлән, Калининградтан ерак түгел диңгез буендагы саунага барырга, Владивостокта диңгез ризыкларын татып карарга мөмкин. Бу хакта Башкортстанның туризм буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Гадел Нигъмәтҗанова хәбәр итте. “Русия: 85 Маҗара” дигән проект ике этапта үткәрелә. Беренче ел дәвамында сайтта төбәк маҗаралары турында роликлар пәйда булачак. Моның өчен Instagram яки TikTok видеоны хештегы белән “#85 приключение”дә бастырырга кирәк. Икенче этапта онлайн тавыш бирү узачак, аның барышында кулланучылар Русиядә иң яхшы 10 маҗараны сайлаячак. Әлеге проект Русия Пртезиденты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” дип аталган гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 


Фото: offerdos.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: