Барлык яңалыклар

Дим елгасы чистарачак!

Дим елгасын чистартуга 105 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Дим елгасы чистарачак!
Дим елгасы чистарачак!

Быел, уникаль су объектларын саклау буенча федераль проект ярдәмендә, Дим елгасы үзәнен – Яңа Михайловкадан Нижгородкага кадәр чистарту планлаштырыла. Бу хакта республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы хәбәр итә. Елганың ярлары һәм үзәне җимерелеп бара, су әкренләп торак йортлар һәм хуҗалык объектлары ягына күчә башлаган иде. Бүгенге көндә проект-смета документациясе эшләнгән, Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган. Контрактның башлангыч бәясе 105,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

– Хәзерге вакытта башкаручыны сайлау буенча конкурс процедураларын үткәрү өчен документлар әзерләнә, – дип хәбәр итте Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.

Моннан тыш, агымдагы елда, шулай ук уникаль су объектларын саклау буенча федераль проект ярдәмендә, Благовещендагы Потеха елгасында экологик хәлне яхшырту буенча эш дәвам итәчәк.

Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысасында башкарыла.

 


Фото: must-see.top

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: