Барлык яңалыклар

Октябрьский китапханәсенә – татарча китаплар!

Халыкара Туган телләр көнендә Октябрьский шәһәренең үзәк китапханәсенә татар телендәге яңа китаплар кайтты.

Октябрьский китапханәсенә – татарча китаплар!
Октябрьский китапханәсенә – татарча китаплар!

Башкортстанның көнбатышында урнашкан Октябрьский каласында татарлар күпчелекне тәшкил итә. Шуңа күрә дә биредә татар телендәге матур әдәбият әсәрләренә, милли матбугатка ихтыяҗ зур. Шуны истә тотып, “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында Октябрьский шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасына татар телендәге яңа китаплар кайтарылды.

Алар М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе абонементына урнаштырылды. Китапханәнең хезмәтләндерү бүлеге мөдире Елена Латыйпова билгеләвенчә, яңа китаплар арасында Ф. Әмирхан, З. Хәким, Р. Шәрифуллина, А. Сафиуллин, Г. Галимуллина һәм башка танылган татар әдипләренең әсәрләре бар. Шулай ук рус классиклары А. Пушкин, Н. Некрасов, С. Есениннарның татарчага тәрҗемә ителгән шигъри җыентыклары да укучыларда кызыксыну тудырырга тиеш. Яңа китаплар арасында балалар әдәбиятына караганнары да байтак.

Кыскасы, татар әдәбиятын яратасыз икән, Октябрьский шәһәренең М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк китапханәсенә ашыгыгыз! Монда сезне Халыкара Туган телләр көненә багышланган “Йөрәккә якын туган тел” күргәзмәсе дә каршы алачак. Биредә сез телләр, аларның үсеше турындагы күп сорауларга җавап табачаксыз, татар, башкорт һәм башка телләрдә чыккан сүзлекләр белән танышачаксыз.

Чыганак: Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/223346

Октябрьский китапханәсенә – татарча китаплар!
Октябрьский китапханәсенә – татарча китаплар!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: