Барлык яңалыклар

Чыршы күркәсе җыелган

Иглин урманчылары тонна ярым чимал әзерләгән.

Чыршы күркәсе җыелган
Чыршы күркәсе җыелган

Иглин урманчылары “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча чыршы күркәләре әзерләгән. Бу хакта Иглин районы хакимияте хәбәр итә.

Күркә җыю сезоны көз ахырыннан башланып,  февральдә тәмамлана. Бүгенге көндә Иглин урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 1500 кг чыршы күркәсе җыйган.

Иглин урман хуҗалыгы директоры вазифаларын башкаручы Юламан Каекбердин быел уңышның уртача булуын әйтә.  Җыелган күркәләрне «Борай урманы» учреждениесенә эшкәртергә җибәрәчәкләр.  Алынган орлыклар киләсе елга питомникта утырту өчен кулланылачак.

«Экология» гомумдәүләт проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфераны пычрату дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук уникаль флора һәм Русия фаунасын саклауга юнәлдерелгән. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Чыршы күркәсе җыелган
Чыршы күркәсе җыелган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: