Барлык яңалыклар

Спортчылар өчен шартлар яхшыра

Башкортстанның алты спорт мәктәбе илкүләм проект ярдәмендә микроавтобуслар алды.

Спортчылар өчен шартлар яхшыра
Спортчылар өчен шартлар яхшыра

Башкортстанның спорт мәктәпләре “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тәрбияләнүчеләрне йөртү өчен алты микроавтобус алды. Бу максатларга бюджеттан 18 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа микроавтобусларны Бәләбәй, Туймазы районнары, шулай ук Нефтекама, Стәрлетамак һәм Уфа спорт мәктәпләре алды. Башкалада автобуслар гандболчыларны әзерләү буенча “Алиса” спорт мәктәбе һәм биатлон буенча олимпия резервы мәктәбенә бирелгән. Тулаем алганда, узган елда гомумдәүләт проектын финанслауның гомуми күләме төбәктә 450 миллион сумнан артып киткән, шуларның яртысыннан артыгы федераль бюджет акчалары. Быел спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам итәчәк. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган “Демография” гомумдәүләт проекты кысасында башкарыла.

 


Фото: srgazeta.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: