Барлык яңалыклар

Чакмагышка “Кар десанты” төште

Быелгы кыш гаять карлы булды. Шуңа күрә дә Башкортстанның Чакмагыш районында ирекмәннәр ихаталарын кардан чистартуда өлкәннәргә ярдәм итә.

Чакмагышка “Кар десанты” төште
Чакмагышка “Кар десанты” төште

2022 елның 17 февралендә “Без бергә!” хәрәкәтендә катнашучы ирекмәннәр Башкортстанның Чакмагыш районында “Кар десанты” дип аталган акция оештырды. Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында узды.

Быелгы кыш гаять карлы булды. Көчле кар яву районда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен авыр сынауга әверелде. Күп кенә пенсионерларга хәрәкәт итү авыр, ә кар яуганнан соң өйдән чыгу да зур проблемага әйләнә. Шуңа күрә волонтерларның аларга ихаталарын кардан тазартырга ярдәм итүе өлкән буын вәкилләре өчен  бәяләп бетергесез ярдәм булды. Акция барышында ирекмән-волонтерлар хәрәкәттән мәхрүм калган гражданнарның йорт яны территорияләрен кардан чистарттылар.

— Акциянең максаты — яшь буында игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Моның ачык чагылышы ялгыз пенсионерларның йортларына килү юлларын чистарту, кар өемнәрен читкә чыгару,  — дип аңлатты Яшьләр үзәгенең өстәмә белем педагогы Юлия Гайнислам кызы Хәкимова.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/222738

Чакмагышка “Кар десанты” төште
Чакмагышка “Кар десанты” төште
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: