Барлык яңалыклар

Нөгештә – яңа глэмпинг

Мәләвез  районында яңа туристик база булачак.

Нөгештә – яңа глэмпинг
Нөгештә – яңа глэмпинг

Мәләвез  районында "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында  туристик база (глэмпинг) төзелеше дәвам итә. Ял базасы Мәләвез  районында, “Башкортстан” милли паркы территориясендә, Нөгеш сусаклагычы ярында урнашкан. Глэмпинг Куперле шарлавыгыннан 18 км ераклыкта, туристлар арасында популяр урында булачак.

Әлегә базага ел саен өч меңнән биш меңгә кадәр кеше йөри. Ял өчен өстәмә урыннарны арттырылачак. Ел әйләнәсенә эшли торган кунакханә булдырылгач, бу сан  ун мең кешегә кадәр артыр дип күзаллана. Эшкуарларның төп максаты – клиентларга уңайлы шартлар тудыру, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән өстәмә туристлар агымын җәлеп итү.

Нөгештә – яңа глэмпинг
Нөгештә – яңа глэмпинг
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: