Барлык яңалыклар

Медицина көллиятләре филиаллары артачак

Яңа уку йортлары Башкортстанның дүрт төбәгендә барлыкка киләчәк. Күптән кирәк иде. Табиблар һәм шәфкать туташларына кытлык.

Медицина көллиятләре филиаллары артачак
Медицина көллиятләре филиаллары артачак

Чираттагы "Сәламәтлек сәгате"ндә  Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика шәһәрләрендә һәм районнарында медицина көллиятләренең яңа филиалларын ачу планнары турында сөйләде. Алар әлегә Уфа, Бөре, Стәрлетамак, Туймазы, Салават, Бәләбәй, Белорет һәм Сибайда булса, якындагы ике елда Нефтекама, Октябрьский, Учалы һәм Мәсәгуть авылында яңа филиаллар өстәләчәк.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, республикада 2 000 фельдшер-акушерлык пункты саклап калынган, соңгы елларда аларны этаплап яңарту, ремонтлау һәм төзү эше бара.

2019 елдан "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 151 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган. Яңа ФАПлар өчен белгечләр кирәк, ә бу – беренче чиратта медицина көллиятен тәмамлаучылар.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу шәһәрләрдә һәм районнарда медицина көллиятләре ачуны быел ук тормышка ашырырга кушты.

Медицина көллиятләре филиаллары артачак
Медицина көллиятләре филиаллары артачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: