Барлык яңалыклар

“Узи-Электрон” – Кырмыскалыда!

Кырмыскалы район хастаханәсенә “Узи-Электрон” заманча ультратавыш диагностикасы аппараты кайтты.

“Узи-Электрон” – Кырмыскалыда!
“Узи-Электрон” – Кырмыскалыда!

Яңа медицина җиһазының кулланылыш даирәсе бик киң. Ул абдоминаль, йөрәк-кан тамырлары, кардиология авыруларын ачыклауда файдаланыла. Аппарат педиатриядә, неонатологиядә, акушерлык һәм гинекологиядә, эчке һәм тышкы органнарны тикшерүдә файдаланыла. УЗИ аппараты сенсор панель белән җиһазландырылган, аның дизайны да бик уңайлы. “Узи-Электрон” табибларның стационар шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтү эшен җиңеләйтергә тиеш. Әйткәндәй, кырмыскалылылар әлеге аппаратны файдалану өчен махсус уку, күнекмәләр үткәннәр, ә аппарат инде файдалануга кабул ителгән.

Республика дәвалау учреждениеләрен яңа техника, аппаратура белән җиһазландыру эше “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Мәсәлән, Кырмыскалы район хастаханәсе узган елны ноутбук, принтер, яңа УЗИ аппараты, автомобиль белән тәэмин ителгән. Мондый яңалыкларны пациентлар да рәхмәт белән кабул иткәндер, дип ышанабыз.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/220427

“Узи-Электрон” – Кырмыскалыда!
“Узи-Электрон” – Кырмыскалыда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: