Барлык яңалыклар

Су – сәламәтлек нигезе

Башкортстан “Чиста су” проектын финанслау буенча Идел буе федераль округында лидер.

Су – сәламәтлек нигезе
Су – сәламәтлек нигезе

“Чиста су” проектын финанслау күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче, Русия буенча сигезенче урында тора. Бу хакта хөкүмәттә узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Узган ел, “Чиста су” региональ проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Башкортстанда алты су белән тәэмин итү объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2022 елга тугыз объект төзелеше планлаштырылган.

2022 елда “Чиста су” программасын финанслау 1 миллиард 800 мең сум күләмендә каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 987,92 миллион сум. Программаны финанслауның гомуми күләме узган ел 779,9 миллион сум тәшкил иткән, шуның 764,4 миллион сумы – федераль бюджеттан. Республикада “Чиста су” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2024 елга кадәр 22 муниципалитетта су белән тәэмин итү объектларын төзү планлаштырыла, финанслауның гомуми күләме 4,357 миллиард сум. Шуның 4,149 миллиард сумы федераль бюджет акчалары.

“Чиста су” программасы Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 


Фото: kumertime.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: