Барлык яңалыклар

Хәвефсез булсын өчен

Иглин авылында 1 нче мәктәп каршында “Хәвефсез шәһәр” системасының видеокүзәтү камерасын урнаштырганнар.

Хәвефсез булсын өчен
Хәвефсез булсын өчен

“Хәвефсез шәһәр” системасының видеокүзәтү камерасын Башкортстанның Иглин авылында 1 нче мәктәп каршында урнаштырганнар. Бу эш  “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган.

Ай ахырына кадәр тагын алты камера урнаштырылачак, дип хәбәр итә район хакимияте.

Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова “ВКонтакте”гы битендә хәбәр иткәнчә, февраль ахырына кадәр районда тагын алты видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла: алар җәмәгать урыннарында, шул исәптән Җиңү һәм Елена Иглина паркларында пәйда булачак.

Район хакимияте мондый системаны кертү вандаллык очракларын һәм урам җинаятьчелеген киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный. Шулай ук аның юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә дә тәэсире булырга тиеш, чөнки камералар юллардагы хокук бозуларны да теркәячәк. 

Чыганак: национальные проекты.рф

Хәвефсез булсын өчен
Хәвефсез булсын өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: