Барлык яңалыклар

Бакалыда – чаңгы бәйрәме!

Башкортстанның Бакалы районы үзәгендә биредәге беренче мәктәпнең III сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт бәйрәме оештырылды.

Бакалыда – чаңгы бәйрәме!
Бакалыда – чаңгы бәйрәме!

Районның биатлон үзәгендә үткән бу ярышларның девизы “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” булды. Алар “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды. Сигез гаилә кискен бәйгегә чыкты. Әтиләр – ике чакрым, әниләр – бер чакрым, ә балалар – 1,5 чакрым дистанциядә чаңгы ярышларында көч сынашты.

Нәтиҗәдә, III “б” сыйныфы укучысы Роман белән аның әти-әнисе Рузалия һәм Андрей Костиннар беренчелекне яулады. Икенче урын – III “г” сыйныфы укучысы Данил белән аның әти-әнисе Гүзәл һәм Руслан Петровлар гаиләсендә. Өченче урынга исә III “в” сыйныфы укучысы Линара белән аның әти-әнисе Лариса һәм Илнур Сабировлар лаек булды.

Аларга медальләр һәм мактау грамоталары, истәлекле призлар тапшырылды. Чаңгы эстафетасында катнашучыларның барысы да бүләксез калмады. Ярышларны оештыручы – физкультура укытучысы Нәфис Азаматов аларга җиңүгә омтылулары, ярышларга яхшы әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде, гомер буена сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.

Ахырда бәйгедә катнашучылар һәм җанатарлар өчен чәй эчү оештырылды. Иң мөһиме, ата-аналар һәм педагоглар балаларга якты тәэсирләр бүләк итте.

Чыганак: Башкортстанның Бакалы районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/219650

Бакалыда – чаңгы бәйрәме!
Бакалыда – чаңгы бәйрәме!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: