Барлык яңалыклар

Вакциналаштыру балаларга да килеп җитте...

Башкортстанның Иглин районында соңгы көннәрдә 20 балага коронавируска каршы прививка ясалган. Республика буенча андыйларның саны 2500дән артып киткән.

Вакциналаштыру балаларга да килеп җитте...
Вакциналаштыру балаларга да килеп җитте...

Бу хакта Иглин үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Руслан ЗӨБӘЙДУЛЛИН хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган атнада гына районда 3245 кеше салкын тидергән. Шуларның 998е – балалар, 2247се – өлкәннәр. Февраль башыннан Иглин җирендә 5198 салкын тидерү очрагы теркәлгән. Шулардан 1653 очрак – балаларда.

Районда 1123 кеше коронавирус эләктергән, узган атнада авыру очраклары ике тапкырга арткан. Шул уңайдан табиб якташларын актив рәвештә вакцинация һәм ревакцинация үтәргә чакырды. Бүгенгә районга 42953 доза вакцина кайткан, 38276 иглинле вакциналаштыруны тулысынча тәмамлаган.

Гыйнвар аенда Иглингә 30 доза «Гам-Ковид-Вак-М» вакцинасы кайтарылган, 20 балага прививка ясалган. Башкортстан буенча исә 2500дән артык бала вакциналаштыруны үткән.

Әлеге эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында халыкта COVID-19га каршы коллектив иммунитет тәрбияләү максатыннан башкарыла.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/219456

Вакциналаштыру балаларга да килеп җитте...
Вакциналаштыру балаларга да килеп җитте...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: