Барлык яңалыклар

Башкортстанда пенсияләр күтәрелә

8,6 процентка арткан пенсияләр республикада яшәүче өлкәннәргә килеп җитә башлады инде.

Башкортстанда пенсияләр күтәрелә
Башкортстанда пенсияләр күтәрелә

Республиканың беркайда да эшләмәүче пенсионерларына индексацияләнгән түләүләр 3 февральдән – гадәти график буенча китерелә башлады. 1 гыйнвардан түләүләр 5,9 процентка, ә 1 февральдән, федераль кануннарга кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6  процентка кадәр арттырылды. Барлык түләүләр автомат рәвештә киләчәк, алар өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, индексацияләнгән пенсияләрне 1 050 499 пенсионер алырга тиеш. Башкорстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме февральдән 17500 сум тәшкил итә.

Бу эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: https://avatars.mds.yandex.net

Башкортстанда пенсияләр күтәрелә
Башкортстанда пенсияләр күтәрелә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: