Барлык яңалыклар

Юллар имин булсын!

2021 елда Уфада юл-транспорт һәлакәтләре кимегән.

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!

Хәзерге вакытта авария куркынычы булган 41 участок бар.  Бер ел элек бу сан 59 берәмлек булган.

Бу күрсәткечкә ирешүдә гомумдәүләт проектларының өлеше зур. "Тулаем алганда, гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру берничә мөһим бурычны хәл итә: бу, әлбәттә – автомобиль юлларын нормага китерү, транспорт трафигы югары булган участокларга йөкләнешне киметү, шулай ук иң мөһиме – юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметү, һәм нәтиҗә буларак, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары санын азайту", – ди Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

2021 елда Уфада «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында юл хезмәте байтак капиталь ремонт һәм реконструкция объектларында эш алып барган: 220 яктырту баганасы, 420 юл билгесе, 1700 чакрым киртә урнаштырылган, 16 яңа светофор куелган.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=54771&sphrase_id=2301491

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: