Башкортстанда, “хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә, быел интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) кертү программасын тормышка ашыра башлау планлаштырыла. Бу хакта төбәк Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. ИТСның төп максаты – юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыру. Шуның нәтиҗәсендә юллардагы иминлекне арттыру. Интеллектуаль транспорт системалары 300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр агломерацияләрендә кертелә. Программа юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә логик өстәмә булачак.
– Интеллектуаль транспорт системалары юл трафигын “тынычландырырга”, авариялелекне һәм юл чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. ИТС базасында светофорлар белән идарә итү буенча автоматлаштырылган платформа гамәлгә ашырыла, хәрәкәттә катнашучыларга һава шартлары, аварияләр, юл эшләре турында мәгълүмат җиткерелә, – дип аңлатты Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев. Республикада ИТС булдыру проекты Уфада гамәлгә ашырылачак. Проектны гамәлгә ашыруга өч ел эчендә 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Шуларның 850 миллион сумнан артыгы – федераль акчалар.
Фото: Башкортстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.