Барлык яңалыклар

Җитештерүчәнлек артыр

2022 елда Башкортстанның 140 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашачак. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җитештерүчәнлек артыр
Җитештерүчәнлек артыр

"Республика Хөкүмәте гомуми икътисад системасы нәтиҗәлелеге һәм һәр предприятиенең аерым эшчәнлеге буенча бурычлар куя, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. 2022 елга без бу проектка 140 предприятиене җәлеп итәргә план куябыз ", – ди Икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Хәзергә Башкортстан бу күрсәткес буенча 2021 елга куелган планны 40 %ка арттырып үтәгән. Моратов шулай ук республиканың гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында лидерларның берсе булуын билгеләп үтте.

Җитештерүчәнлек артыр
Җитештерүчәнлек артыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: