Барлык яңалыклар

Мәчетледә амбулатория яңартылган

Мәчетле районының Әләгәз авылында амбулатория төзекләндерелде.

Мәчетледә амбулатория яңартылган
Мәчетледә амбулатория яңартылган

Мәчетле районының Әләгәз авылында амбулатория төзекләндерелде. Ул “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган.

– 1,4 меңнән артык кеше яши торган Әләгәз өчен табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясау, әлбәттә, бик мөһим, – дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы Булат Сәетов. Әләгәз табиблык амбулаториясенең мәйданы 380 квадрат метр тәшкил итә. Соңгы тапкыр бинаны 2011 елда төзекләндергәннәр.

Амбулаториядә табиб-терапевт һәм табиб-педиатр кабул итә башлаган. Хәзер пациентларны кабул итү монда тагын да уңайлырак шартларда узачак.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 


БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: