-33 °С
Ачык
Октябрьский шәһәренең 1нче хастаханәсендә югары класслы магнит-резонанс томографы монтажы төгәлләнгән. Җиһаз «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә булдырылган. "Томограф "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Яман шеш авырулары белән көрәш" программасы буенча хастаханә тарафыннан алынган. Магнит-резонанс томографиясе иртә этапларда авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу онкологлар, нейрохирурглар, урологлар, хирурглар, гинекологлар өчен мөһим. Хәзер белгечләрне магнит-резонанс томографында эшләргә өйрәтү бара, -- диде Октябрьский шәһәренең 1нче санлы шәһәр хастаханәсе баш табибының поликлиника эше бүлеге буенча урынбасары Ольга Турышева.