Барлык яңалыклар

Караярда – автомобиль, төягәннәр авыру...

Башкортстанның Караидел районы Караяр авылы халкы яңа “Ашыгыч ярдәм” автомобиленә ия булды.

Караярда – автомобиль, төягәннәр авыру...
Караярда – автомобиль, төягәннәр авыру...

Әлеге автомобиль өчен Караяр халкы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтле. Күптән түгел, Караидел районына эш сәфәре белән килгәндә, ул урындагы халык белән очрашып аларның кайгы-шатлыклары турында тыңлаган иде. Авыл халкы республика җитәкчесеннән урман юлларына хас баткак-мәтене дә үтә алырлык “Ашыгыч ярдәм” машинасын сорады. Һәм, ниһаять, кешеләрнең теләге тормышка ашты. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча авыл халкы юлсызлыктан да үтәргә сәләтле “Ашыгыч ярдәм” автомобиле белән тәэмин ителде.

Караярда яшәүче Айрат Барый улы Галимҗанов сүзләренә караганда, машинаны алар бүген алганнар. Ул кирәкле медицина апаратурасы белән җиһазландырылган. Бу исә авыруга беренче ярдәм күрсәтү, аңа ашыгыч диагностика үткәрү мөмкинлеген бирә.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/214755

Караярда – автомобиль, төягәннәр авыру...
Караярда – автомобиль, төягәннәр авыру...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: