Барлык яңалыклар

Башкортстанны Интернет баса!

Инвестицияләр 1,8 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. 

Башкортстанны Интернет баса!
Башкортстанны Интернет баса!

2021 елның 1 сентябреннән Башкортстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән. Бу хакта  узган атнада үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте. 2022 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләр өчен түләү федераль казна хисабына башкарыла – ул якынча 90 миллион сум тәшкил итә. 2019 елдан 2021 елга кадәр Башкортстанда 3086 объект киң полосалы интернетка тоташтырылган. Шул исәптән 1761 ФАП, 968 мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү мәктәбе, 199 авыл хакимияте, 74 янгын часте, 71 мәдәният объекты, 13 китапханә. 2019 елдан 2021 елга кадәр 2255 километр җепсел-оптик элемтә линиясе һәм 1249 яңа элемтә төене төзелде.

– Иң мөһиме, ерак торак пунктларда урнашкан ФАПлар җиһазландырылган. Димәк, бу урыннарда киң полосалы Интернетка керү нокталары барлыкка килде, – диде Геннадий Разумикин. Проектка инвестицияләр 1,8 миллиард сумнан артык тәшкил иткән.

Интернет үткәрү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектларына ярашлы башкарыла.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: