Барлык яңалыклар

Нәрсә була ул "Библиокулиса"?

Ул Дәүләкән шәһәрендә оештырылган.

Нәрсә була ул "Библиокулиса"?
Нәрсә була ул "Библиокулиса"?

“Библиокулиса” китап театры Дәүләкән шәһәренең Үзәк балалар китапханәсендә барлыкка килде. Бу проект "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла. "Библиокулиса" театры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлләренә эләккән гаиләләрдән булган балаларга ял итүне оештырырга ярдәм итәргә тиеш. Биредә алар үзләренең талантларын һәм сәләтләрен ача, танылган әсәрләр мотивлары буенча куелган постановкаларда катнаша алачак. Моннан тыш, балаларны сөйләм мәдәнияте һәм техникасы, ритмопластика, рольле диалог, грим, мимика кебек төшенчәләр белән таныштырачаклар. "Бу белемнәр балаларга алга таба да, алар үзләре театр сәхнәсе актерлары ролендә чыгыш ясаганда, ярдәм итәчәк", -- ди китапханә мөдире Антонина Макарова.

Бинаның икенче катына реконструкция һәм капиталь ремонт ясалган. Берничә кечкенә бүлмәне  иркен  актлар залына берләштергәннәр, идәннәрне һәм ишекләрне алыштырганнар, баскычларны буяганнар, мини-сәхнә ясаганнар. Бу эшләрнең барысы да район бюджеты акчасына башкарылган.

Нәрсә була ул "Библиокулиса"?
Нәрсә була ул "Библиокулиса"?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: