Барлык яңалыклар

Акчаның дүрттән бере кайтарыла

Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр  чыгымнарның 25 процентына кадәр компенсация ала.

Акчаның дүрттән бере кайтарыла
Акчаның дүрттән бере кайтарыла

Башкортстанның авыл хуҗалыгы товарларын экспортлаучылар транспортлауга киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкин. Бүгенге көннән “Минем экспорт” дип аталган санлы платформада АПК товарларын транспортлау чыгымнарын компенсацияләүгә экспортерлардан гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомствода аңлатуларынча, “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр агросәнәгать комплексы продукциясен транспортлауга киткән чыгымнарның 25 процентына кадәр компенсация ала. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

Фото: volg.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: